Загрузка...
Категории:

Загрузка...

Реферат язу өчен киңәшләр Тема сайлау һәм проблеманы билгеләү

Загрузка...
Поиск по сайту:


Скачать 87.96 Kb.
Дата16.03.2012
Размер87.96 Kb.
ТипРеферат
Содержание
4.Рефератның төп өлеше буенча эш.
5.Рефератны оформить итү.
Россия тарихыннан Р Е Ф Е Р А Т
Текстка план төзүнең гомуми кагыйдәләре
1. Игътибар белән текстны укып чыгыгыз. Беррәттән яңа сүзләр, исемнәр,дата
Подобный материал:



Тарихи темага реферат язу өчен киңәшләр



1.Тема сайлау һәм проблеманы билгеләү.Теманы укучы үзе ирекле сайлап ала һәм укытучы белән киңәшләшә. Тема артык киң дә ( мәсәлән, “1941-1945 ел-

ларда Бөек Ватан сугышы”) һәм артык тар да булырга тиеш түгел. Реферат язганда тема буенча каралган төп проблеманы ачу иң әһәмиятле мәсьәлә.


2.Тема буенча материал җыю. Кирәкле материалларны үз эченә алган әдәбият

исемлеген төзергә кирәк. Моның өчен китапханәләрдәге каталоглар, газета-жур-

нал, интернеттагы тарихи сайтлар белән танышырга кирәк. Тиешле әдәбиятны

җыйганнан соң , чыганаклар , әдәбият б/н эшләргә керешергә кирәк.Аерым бит-

ләргә үзеңә кирәкле мисалларны, нәтиҗәләрне ,төп мәсьәләләрне, әсәрләрнең

исемен, аларның авторларын, битләрен язып куярга кирәк.


3.План төзү.Рефератның эчтәлеген төгәл белгәч, караламада план төзергә була.

План, гадәттә, кереш, 2-5 пункт төп һәм йомгаклау өлешеннән тора.


^ 4.Рефератның төп өлеше буенча эш.План төзегәннән соң, аерым сорауларның

эчтәлеген уйларга, сайлап алынган әдәбиятны игътибар белән укырга , аерым

цитаталарны язып алырга , укыганда туган фикерләрне дә язып куярга кирәк.

Рефератның күләме 8-10 бит машина язуы(якынча 30 юл һәр юлда 60 билге).

Компьютерда язганда Times New Roman шрифтын куллану яхшы.

Кереш өлешендә(1-2 бит) сайлап алган теманың актуальлеген, өйрәнелә торган

теманы ачу өчен нинди эшләр эшләнгәнен күрсәтергә кирәк. Төп өлешнең пункт-

ларында кереш өлештәге ни өчен ? дигән сорауга киңәйтелгән җавап языла.

Йомгаклау ( 1-2 бит) тема буенча төп нәтиҗәләрне ачарга тиеш.


^ 5.Рефератны оформить итү.Титул битендә күрсәтелә: предмет, рефератның те-

масы, башкаручының,укытучының фамилиясе, инициаллары, укучының уку

урыны ,сыйныфы .Иң өстә уку йортының исеме,уртада реферат, предмет, тема-

ның исеме, астарак рефератны язучының сыйныфы, исем , фамилиясе, укыту-

чының фамилиясе, инициалы, должносте , иң аста уку йортының урнашкан

урыны, рефератның язылу елы куела.

Икенче биттә рефератның планы бирелә .Кереш һәм йомгаклау өлешенә номер

Куелмый .Төп өлешнең пунктлары рим цифрлары,ә подпунктлар гарәп цифр-

Лары белән тамгаланалар.Цитатаны үзгәрешсез язырга, куштырнаклар эченә

Алырга,чыганакка искәрмә (сноска) ясарга кирәк.Реферат кулланылган әдәбият

Исемлеге белән тәмамлана.


Башта чыганаклар (документлар, мемуарлар һәм б.) ,аннан монографияләр,

Газета- журналлардагы мәкаләләр, (барысы да алфавит тәртибендә,номерлап

Языла ) санап кителә.

Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият исемлеге (Үрнәк)

  1. Лубянка в дни битвы за Москву :Материалы органов госбезопасности СССР. М.,2002.

  2. Микоян А.И. так было: Мемуары . Воронеж, 1999.

  3. Борисов Ю.С. Эти трудные 20-30-е годы// Страницы истории советского общества :

Факты, проблемы, люди /Под общ. ред.А.Т.Кинкулькина. М.,1989.С.121-157.

  1. Горелов М., Ногин Р. Наш ужас // Независимая газета. 1995.22 июня.

  2. Городецкий Г. Роковой самообман. Сталин и нападение Германии на Советский Союз /

Пер. С англ. СПб., 1999.

  1. Полторак А.И. Нюрнбергский эпилог. Л.,1965.





Буа районы Яңа Чәч-

кап урта мәктәбе


^

Россия тарихыннан Р Е Ф Е Р А Т


ТЕМА: “ Бөек Ватан сугышының башлануы”


Рефератны эшләде:


11 сыйныф укучысы Зарифуллина Н.С.

Җитәкче:

Тарих укытучысы Нәгыймуллина Г.Ә.


.


Яңа Чәчкап

2002


^
Текстка план төзүнең гомуми кагыйдәләре




  1. План төзү өчен текстны эчтән укып чыгарга , укыганны аңларга кирәк.

  2. Текстны мәгънәле кисәкләргә бүлергә,аларга исем бирергә . исемдә һәр кисәкнең төп мәгънәсен ачарга кирәк.

  3. Текстның төп эчтәлеген планның пунктлары ничек чагылдыруын, бер пункт икенчесе белән ничек бәйләнгәнен тикшерергә.

  4. Текстның төп мәгънәсен шушы планны кулланып ачып булуын тикшерергә.



Конспект язуның кагыйдәләре

^

1. Игътибар белән текстны укып чыгыгыз. Беррәттән яңа сүзләр, исемнәр,дата-


ларны, аңлашылмаган урыннарны билгеләгез.

2. Текстта искә алынган шәхесләр , вакыйгалар турында белешмә туплагыз.

Өстәмә мәгълуматны поляга чыгарып языгыз.

3. Текстны беренче кат укыганда гади план төзегез. Кабат укыганда авторның

әйтергә теләгән фикеренә төшенергә кирәк.

4. Конспект язуның соңгы этабы : билгеләп куелганнарны кабат укып чыгып,

язып куегыз.

  1. Конспект язганда автор фикерен үз сүзләрең белән әйт.Автор текстының

һәр абзацын 1-2 җөмлә белән белдерергә тырышыгыз.

Иптәшеңнең җавабына рецензия бирү.


  1. Иптәшеңнең җавабы ни дәрәҗәдә дөрес икәнлегенә бәя бир, хаталарын билгелә.

  2. Бирелгән план буенча сөйләдеме,нәрсәдә читкә китте, нәрсәне төшереп калдырды?

  3. Укучы үз фикерен тарихи вакыйгага , анда катнашучыларга карата белдердеме?

  4. Сөйләгәндә тарихи терминнарны, төшенчәләрне кулландымы?

  5. Сөйләгәндә җибәрелгән хаталарны күрсәт(кирәкмәгән кабатлаулар, һ.б.)



Иҗтимагый хәрәкәтләргә

характеристика

1. Чыгышларның вакыты, урыны.

2. Башка вакыйгалар белән бәйләнеше.

3. Сәбәпләре.

4. Катнашучыларның иҗтимагый составы.

5. Таләпләр,лозунглар, максатлар.

6.Көрәшнең методлары(митинглар, демонстрацияләр, стачкалар, каршы тору акцияләре, восстаниеләр һ.б.)

7. Чыгышларның масштабы.

8. Оешканлык дәрәҗәсе.

9. Катнашучыларның ,аларның җитәкчеләренең исемнәре.

10. Вакыйгаларның барышы, төп этаплары.

11. Чыгышларның әһәмияте, нәтиҗәләре .


Сугышларга характеристика

1.Сугышның сәбәпләре ,хронологик рамкалары.

2.Сугышучы илләр яки илләр төркеме.

3.Сугышучы якларның максатлары.

4.Көчләр чагыштырмасы.

5.Сугышның сылтавы.

6.Сугыш хәрәкәтләренең барышы(этаплары)

7.Сугышның характеры.

8.Тынычлык турында солыхның шартлары.

9.Сугышның хәрби һәм сәяси йомгаклары.

Тарихи вакыйгага бәя бирү.

1. Вакыйганың сәбәпләрен билгеләү.

2.Бу вакыйга белән аерым сыйныфлар, иҗтимагый

төркемнәрнең ничек бәйләнгән булуын билгеләү.

3.Вакыйганың характеры(азатлык, реакцион, феодализмга

каршы һ.б.)

4.Шуңа охшаш вакыйгалар белән бәйләнеше.

5.Әһәмияте:

а)вакыйгада катнашучылар өчен;

б)киләчәк тарихи үсештә.

Тарихи шәхескә характеристика



1. Бу тарихи шәхес кайчан, кайсы илдә яшәгән, чыгышы буенча кайсы иҗти-

магый төркемгә кергән?Аның максатлары, планнары нинди булган, нинди юллар

белән аларны тормышка ашырырга теләгән?

2. Тарихи шәхеснең тышкы кыяфәте, характерын сурәтләгез.Характерындагы

нинди сыйфатлар аңа максатына ирешергә ярдәм иткән,ә кайсылары комачаулаган?

Аның характерындагы нинди сыйфатлар сезгә ошады, нәрсә ошамады?

3. Бу шәхес эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен санагыз.

4.Кайсы иҗтимагый катлауларның интересларын кайгырткан?

5.Аның эшчәнлеге җәмгыять үсеше өчен файдалы булганмы? Үзегезнең бу шә-

хескә карата мөнәсәбәтегезне белдерегез.


Дәүләтнең сәяси строена

характеристика


1.Идарә итү формасы: монархия ( абсолют,конституцион, дуалистик)

яки республика ( парламент, катнаш,президент, суперпрезидент)

2.Сәяси режим формасы: демократия, авторитаризм, тоталитаризм.

3. Төзелеш формасы: федерация, унитар дәүләт.

4. Хакимият органнарының структурасы:

а)дәүләт башлыгы, аның вәкәләтләре; б)закон чыгаручы органнар;

в) башкаручы органнар; г) суд органнары;

д)хакимият органнарының хокуклар чагыштырмасы; е)җирле хакимият

органнары.

5. Гражданнарның хокуклары: а) сайлау хокукы; б) сәяси хокуклар

һәм ирекләр; в) шәхси хокуклар һәм ирекләр; г) законда беркетелгән

хокуклардан файдалану мөмкинлеге.

6.Төп сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр( кыскача программаларына, сәя-

си системадагы положениеләренә характеристика).

7.Сәяси стройга характеристика һәм шул стройның үсеш перспективала-

ры.


Яңа Чәчкап урта мәктәбе


УКЫРГА


ӨЙРӘНӘБЕЗ


КАГЫЙДӘЛӘР ҺӘМ КИҢӘШЛӘР

ПАКЕТЫ

Скачать, 47.07kb.
Поиск по сайту:

Добавить текст на свой сайт
Загрузка...


База данных защищена авторским правом ©ДуГендокс 2000-2014
При копировании материала укажите ссылку
наши контакты
DoGendocs.ru
Рейтинг@Mail.ru